World News in Tatar

Чаллыда гараж яна башлаган, ике ир-ат зыян күргән

Яр Чаллыда тимер-бетон гараж янган, ике ир-атны хастаханәгә салганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын мәйданы 60 квадрат метр тирәсе тәшкил иткән. Янгын вакытында ике ир-егет агуланган, аларны хастаханәгә салганнар.

«Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу», - дип билгелиләр ведомствода.

Читайте на сайте