World News in Tatar

Татарстанлыларны дүрт көнлек эш атнасы көтә

Биш көнлек эш атнасы режимында эшләүче Татарстан башкаласында яшәүчеләрне өч көнлек ял көннәре – 21, 22 һәм 23 февраль көннәре көтә. Бу Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 23 нче февраль рәсми рәвештә ял көне – бәйрәм көн булып санала.

Киләсе эш атнасы дүрт көнгә кадәр кыскартыла һәм 24 февральдән 27 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Читайте на сайте