World News in Tatar

Васил Шәйхразыев Кыргызстандагы ифтар мәҗлесендә катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре барышында Кыргызстанда уздырылган ифтар мәҗлесендә катнашты.

Рамазан ае уңаеннан Кыргызстан Республикасында гомер итүче татарлар зур ифтар мәҗлесе оештырдылар. Авыз ачу кичәсенә 150дән артык кеше — җирле татар диаспорасы вәкилләре, шулай ук Кыргызстан Республикасы хөкүмәте һәм төрле иҗтимагый оешмаларның вәкилләре чакырылган иде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Ифтар мәҗлесе догалар уку, милли ризыклар белән сыйлану һәм дуслыкны, бердәмлекне ныгыту рухында үтте. Чара барышында милләтара татулыкны саклауның мөһимлеге ассызыкланды.

Читайте на сайте