World News in Tatar

Рөстәм Хисамиев: Бүген җитештерүче түгел, ә алып сатучы кадерлерәк икәненә инандык

Әтнә районы сөт җитештерү өлкәсендә Татарстанда тотрыклы рәвештә беренче урында бара, әмма тармактагы бәяләр сәясәте җитештерүчеләрне мөстәкыйль рәвештә эшкәртү белән шөгыльләнә башлау турында уйланырга мәҗбүр итә. Бу хакта Әтнә муниципаль районы советы сессиясендә хисап чыгышы барышында район башлыгы Рөстәм Хисамиев белдерде.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Әтнә районының күрсәткечләре республикадагы уртача саннардан берничә тапкырга югарырак. «Узган елда бер гектар авыл хуҗалыгы җирләренә күчереп исәпләгәндә 2739 килограмм сөт җитештердек. Республикада уртача күрсәткеч 472 килограмм тәшкил итә. Бер сыерга уртача еллык савым 12 226 килограммга булды, бу республика күрсәткеченнән күпкә югарырак», – дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта Рөстәм Хисамиев сөткә бәяләр кимү проблемасына карата мөнәсәбәтен белдерде. Аның сүзләренчә, 2025 елның феврале белән чагыштырганда, быел сөт бәясе 13 сумга (49,71 сумнан 36,75 сумга кадәр) кимегән. «Бу хәлне бернинди икътисади закончалыклар белән дә аңлатып булмый. Бүген җитештерүче түгел, ә алып сатучы кадерлерәк икәненә тагын бер кат инандык. Бәяләр өлкәсендә мондый сәясәт кабатланып тору сәбәпле, без үз чималыбызны эшкәртү җитештерүен булдыру турында уйланабыз», – дип басым ясады район башлыгы.

Читайте на сайте