Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышын үткәрде
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Катнашучыларга нефть химиясе, нефть-газ, энергетика һәм машина төзелеше тармаклары өчен перспективалы проектлар тәкъдим ителде.
КФУ проректоры Данис Нургалиев табигый водородтан файдалану мөмкинлекләре һәм бу казылманың бүгенге көндә өйрәнелгәнлеге турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов водород темасын перспективалы дип атады һәм «Татнефтехиминвест-холдинг»ка КФУ белән берлектә бу юнәлештәге эшне дәвам итәргә кушты.
Россия Фәннәр академиясенең Югары температуралар берләштерелгән институтының баш фәнни хезмәткәре Олег Попель югары нәтиҗәле термодинамик цикл нигезендә экологик чиста җылылык электр станцияләре һәм энерготехнологик комплекслар проектын тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов проектның потенциалы зур булуын билгеләп үтте һәм аны 1-3 апрельдә Казанда узачак «Энергопром» форумында тәкъдим итәргә киңәш итте.
«Амбрелла Силикон» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Бондаренко тулы цикллы сыек силикон резиналар өчен компонентлар җитештерү үсеше турында сөйләде.
ТР Рәисе предприятиегә продукцияне өйрәнү өчен завод вәкилләрен җибәрергә кушты һәм җитештерүне «КЗСК-Силикон» мәйданчыгында урнаштырырга тәкъдим итте.
«Литас Рентген» ҖЧҖ директоры Игорь Савенков нефть-газ тармагында куллану өчен рентгенография өлкәсендәге эшләнмәләрен тәкъдим итте.
Миңнеханов продукцияне төбәкләргә һәм чит илләргә таратуда ярдәм итәргә вәгъдә итте, шулай ук Ростехнадзор белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
«Спэкулюм» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Тезев автомобильләрнең арткы көзгеләрен җитештерү үсеше турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов автокомпонентлар җитештерүчеләргә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады һәм компаниягә «АВТОВАЗ» белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.