World News in Tatar

Баулы үзәк район хастаханәсендә илкүләм проект кысаларында капиталь ремонт башланды

Баулы үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонт башланды. Эшләрне 2026 елның өченче кварталында тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1нче һәм 2нче терапия бүлекләре вакытлыча хастаханәнең төп корпусының икенче катында урнаштырылган. Пациентлар кабул итү бүлеге аша керә.

Капиталь ремонт барышында хатын-кызлар консультациясе бүлеге яңартылачак. Физиотерапия бүлеге өчен аерым керү урыны ясалачак һәм пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырылачак. Моннан тыш, хастаханәдә аерым амбулатор-диагностика бүлеге ачылачак.

Эшләр «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «РФ сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында башкарыла.

Читайте на сайте