World News in Tatar

Төмәндә шагыйрә Гөлнара Кәлиева белән очрашу булды

Төмәндә себер татар шагыйрәсе Гөлнара Кәлиева белән очрашу булган. Бу хакта Төмән өлкәсе «Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Гөлнара Кәлиева иҗат кичәсендә шигърияткә нинди юллар белән килүе, шигырьләрен ничек язуы һәм ни өчен беренче шигырьләр китабын «Сагышлы сөю» дип атавы турында сөйләгән. Бүгенге көндә ул – биш китап авторы.

Гөлнара ханым һәр җыентыктан яраткан шигырьләрен укыган. Сүз уңаеннан, Гөлнара Кәлиеваның шигырьләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Ул үзе дә башкорт шагыйрьләренең әсәрләрен себер татар теленә тәрҗемә иткән.

Кичәдә катнашкан педагог Алсу Кәримова авторның шигырьләренә әдәби анализ ясаган һәм аның иҗатына уңай бәя бирде. Хәлил Вагайлы кичә героена багышланып шигырь укыды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте