World News in Tatar

Удмуртиядә Федераль Сабантуйны уздыру өчен мәйданнарны карадылар

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Удмуртия Республикасына эш сәфәрен дәвам итә.

Сәфәр кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү һәм 2028 елда Ижевск шәһәрендә XXVIII Федераль Сабантуйны уздыру өчен әзерлек чаралары буенча сөйләшү алып барылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2028 елда XXVIII нче Федераль Сабантуй Удмуртия башкаласы – Ижевск шәһәрендә узачак. Татарстан делегациясе милли бәйрәмне үткәрү өчен төп мәйданнарны, ипподромны карадылар.

Читайте на сайте