World News in Tatar

Татарстанда укытучылар ник җитми, һәм алар өчен нинди ярдәм чаралары бар?

Татарстан Иҗтимагый палатасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышулар узды. Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, узган уку елы белән чагыштырганда, кадрларга кытлык проблемасы бераз яхшырса да, квалификацияле белгечләр җитмәү проблемасы әле һаман да зур.

«Аеруча башлангыч сыйныф, рус теле, математика, физика, чит теле, информатика укытучыларына ихтыяҗ кискен», – диде Гүзәл Гатауллина.

Былтыр педагогик көллиятләрне тәмамлаган 991 кешенең 75 проценты мәктәпкә эшкә кергән

Татарстанда укытучылар җитмәү проблемасын хәл итү өчен, профильле югары уку йортлары, көллият, техникумнарны тәмамлаган яшьләрне педагог һөнәренә җәлеп итәргә тырышалар.

Хәзерге вакытта республика югары уку йортларында педагогик юнәлешләр буенча 18 меңнән артык студент укый. «Бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча ел саен якынча 3 мең белгеч әзерләнә. Шулай ук, ел саен 1 меңгә якын белгечне укытып чыгара торган җиде педагогик көллият бар», – диде Гүзәл Гатауллина.

Аның сүзләренчә, былтыр педагогик көллиятләрне тәмамлаган 991 кешенең 744е мәктәпләргә эшкә урнашкан, бу 75 процент тәшкил итә. Аннан алдагы елда бу күрсәткеч 74 процент булган – 1019 яшь белгеченең 751е мәктәпләрдә эшли башлаган. 2024-2025 уку елында педагогик көллиятләрне тәмамлаган яшьләрнең 95 процентка якыны мәгариф тармагында эш сайлаган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Педагогик эшчәнлеген соңгы курсларда башлаган студентлар шушы һөнәрдә кала»

Укытучыларга ихтыяҗны киметү өчен, өлкән курс студентларын педагогик эшчәнлеккә җәлеп итү тәҗрибәсе бар. Бүген мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында шундый 611 студент эшли. Узган елда 630 студент эшкә урнашкан булган. «Аларның яртысын диярлек педагогик көллиятләрнең чыгарылыш курс студентлары тәшкил итә», – диде Гүзәл Гатауллина.

Белгеч әйтүенчә, кагыйдә буларак, педагогик эшчәнлеген соңгы курсларда башлаган студентлар шушы һөнәрдә кала. «Алар мәктәп тормышына тизрәк ияләшә, авырлыкларны җиңелрәк кичерә», – диде Гатауллина.

Аерым предметлар буенча максатчан квота нигезендә укыганнарның 76 проценты мәктәпләргә эшкә урнашкан

Татарстанда югары уку йортларында «Рус теле», «Башлангыч сыйныфлар», «Математика», «Физика», «Химия», «Биология», «Тарих» белгечлекләреннән максатчан әзерлек буенча белем алган чыгарылыш белгечләренең 75 проценттан артыгы мәктәпләргә эшкә урнашкан.

«Бүген педагогик белгечлекләр буенча 205 студент максатчан нигездә белем ала. Алар максатчан квота буенча укырга кергәннәрнең 68 процентын тәшкил итә. Былтыр «Рус теле», «Башлангыч сыйныфлар», «Математика», «Физика», «Химия», «Биология», «Тарих» белгечлекләре буенча 85 кеше укуын тәмамлаган, шуларның 76 проценты мәктәпләргә эшкә урнашкан. 22 проценты магистратурада белем алуын дәвам итәргә уйлаган, 2 проценты эшкә урнашмаган. Соңгысына килгәндә, алар я бала карау буенча декрет ялында булган, я контракт төзеп хәрби хезмәткә китүчеләр», – диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белемне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Вузларда педагогик белгечлекне тәмамлаган кешеләрнең 60 проценттан артыгы Татарстанга кайта»

Яшьләрне укытучы һөнәренә җәлеп итү өчен, республикада 2021 елдан психолог-педагогик сыйныфлар ача башлаганнар. Хәзер 220 мәктәптә 320 педкласс бар. Анда 5,6 меңнән артык бала укый. Узган елда психолог-педагог классларын тәмамлап, педагогик белгечлекләргә укырга кергәннәрнең өлеше 30дан 35 процентка җиткерелгән.

«Узган елда педагогик сыйныфларны тәмамлаган 497 бала, 11нче сыйныфларның 1395 чыгарылыш укучысы вузларның педагогик белгечлекләренә укырга кергән. Шул исәптән, 70 бала Россиянең башка уку йортларында. Бу Мәскәү педагогик университеты, Санкт-Петербургның Герцен исемендәге педагогик университеты, Самара социаль-педагогик университеты. Мәскәү университетында 140 татарстанлы укый. Иң мөһиме, алар Татарстанга кайтсын иде», – ди Роза Шәяхмәтова.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, педагогик юнәлешле уку йортларын тәмамлаган яшьләрнең 60 проценттан артыгы Татарстанга кайта, ә башка белгечлекләр буенча – 20 проценттан да кимрәк. «Алар укыган җирләрендә кала. Без үзебезнең яшьләргә илдә ихтыяҗ булуына шатбыз, билгеле, ләкин безнең өчен бу бер үк вакытта проблема да», – диде министр.

«Өч ел эчендә яшь мөгаллимнәрнең 32 проценты мәгариф системасыннан киткән. Бу – фаҗига!»

Агымдагы 2025-2026 уку елында Татарстанда 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар саны 0,4 процентка арткан: 20 проценттан 20,4 процентка җиткән. Гүзәл Гатауллина педагогик юнәлешле махсус урта уку йортларын тәмамлаган белгечләрнең беренче ел эшләгән чорында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында кимендә 75 процентын беркетеп калдыру мәсьәләсе турында сөйләде.

«Безне мәктәпләргә яшь кадрлар килүе куандыра. Әллә ни зур үсеш булмаса да, бу яшьләрне һөнәргә җәлеп итү буенча бездә күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген раслый торган күрсәткеч», – ди ул.

Ул бүген мәктәпләрдә педагогларның уртача яше 47- 48 яшь булуын әйтте. Бу мәктәпләрдә тирән белемле, бай педагогик тәҗрибәсе булган кешеләр эшләвен аңлата, дигән фикердә Гатауллина.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бик күп төрле чаралар кертелсә дә, Татарстанда укытучылар барыбер җитми. «Шәһәр мәктәпләрендә физика, математика, рус теле һәм әдәбияты, химия, биология укытучылары җитми. Өч ел эчендә яшь мөгаллимнәрнең 32 проценты мәгариф системасыннан киткән. Бу – фаҗига!» – ди Илсур Һадиуллин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Министр укытучы абруен күтәрү мөһим мәсьәлә булуын искәртте. «Укытучының дәрәҗәсе артсын, мәгариф системасына яшь укытучылар килсен өчен, без грантлар, өстәмә акчалар бүлеп бирәбез», – дип искәртте.

Укытучыларга ярдәм чаралары

Гүзәл Гатауллина ярдәм чаралары турында сөйләде.

Яшь белгеч категориясенә караган педагогик хезмәткәрләргә беренче өл ел эшләү дәверендә хезмәт хакына ай саен 10 мең сум акча өстәлә. 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертелгән бу чара һөнәри юлын башлап кына җибәрүчеләр өчен зур ярдәм булып тора.

Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә

Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә акчалар каралган. Педагоглар ай саен федераль бюджеттан 5 мең сум күләмендә акчалата түләү ала, шул ук вакытта республика түләүләре дә саклана: сыйныф өчен аена 550 сум һәм һәр укучы өчен 80 сум.

Авыл укытучыларына ярдәм

Халкы 100 меңнән кимрәк булган торак пунктларда урнашкан белем бирү оешмаларындагы педагогик хезмәткәрләргә сыйныф белән җитәкчелек өчен 10 мең сум акча түләнә.

Авыл җирлегендә эшләүче педагоглар өчен аерым ярдәм чаралары каралган. Аларга торакка, җылыту, яктыртуга түләү өчен субсидияләр каралган, торак-коммуналь чыгымнарга компенсация, авыл җирлегендә эшләгән өчен өстәмә айлык түләү бар. Рус телендә укытмаган белем бирү оешмаларында балаларга рус телен өйрәтү өчен өстәмә түләү билгеләнгән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Торак мәсьәләсен хәл итү

Укытучыларга шәхси торак төзелеше өчен бушлай җир участоклары бирелә. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, шул исәптән, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь укытучылар өчен социаль ипотека программасы гамәлдә.

Республика Рәисе ярдәмендә педагоглар максатчан квота буенча фатирлар ала. 2023 елда шундый 70 фатир бирелгән, 2024 елда 170 фатир ачкычы тапшырылган, узган 2025 елда 200 укытучы яңа фатирлы булган. Агымдагы елга тагын 200 фатирга квота бүлеп бирелгән. Министрлыкның максатчан квотасы буенча 150ләп яшь укытучы һәм тәрбияче фатирлар алган.

Кайбер муниципаль районнарда, эшкә урнашканда, яшь педагогларга җирле бюджет акчаларыннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган, һәм арендага торак бирелә.

2023 елда «Безнең яңа укытучы» гранты торгызылган. Грант кысаларында 500 яшь укытучы хезмәт хакына 10 мең сум күләмендә айлык өстәмә акча ала.

Агымдагы уку елыннан өстәмә ярдәм чаралары кертелгән:

  • Торак арендасы өчен айлык компенсация (350 кешегә 20шәр мең сум)
  • торакка сертификат (300 кешегә 1әр миллион сум)

Яшь белгечләр өчен грантлар:

  • «Безнең яңа профессионал» (100 кешегә 10ар мең сум)
  • «Безнең яңа тәрбиячебез» (300 кешегә 10ар мең сум)
  • «Өстәмә белем бирүче яңа педагогыбыз» (80 кешегә 10ар мең сум).
  • Бу грантларны җиңгән кешеләргә уку елы дәвамында (9 ай) хезмәт хакына өстәмә 10 мең сум акча түләнә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Авыл укытучысы» федераль программасы

2020 елдан республикада «Авыл укытучысы» федераль программасы гамәлдә, аның кысаларында авылларга, шәһәр тибындагы бистәләргә яки халкы 50 меңнән кимрәк кечкенә шәһәрләргә эшкә күченеп кайтучы укытучылар 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация акчасын алачак.

Программа биш ел гамәлдә булган чорда республикага Россиянең төрле төбәкләреннән 72 укытучы кайткан, шул исәптән, педагогик көллиятләрне тәмамлаган 4 белгеч.

«Авыл укытучысы» программасы буенча безнең мәктәпләргә көллиятне тәмамлаучылар да килә. Арча педагогик көллиятеннән өч укытучы килде, Яр Чаллы педагогик көллиятеннән бер укытучы урнашты. Алар 1әр миллион сум акча алды», – диде Гүзәл Гатауллина.

2020 елда республикага Россиянең башка төбәкләреннән 13 укытучы килгән, 2023 елда – 23, 2021 елда – 11, 2024 елда – 3, 2022 елда – 10, 2025 елда 12 укытучы эшкә кайткан.

Шулай ук, педагоглар өчен һөнәри осталык конкурслары, министрлыкның үзенең бүләкләре бар. Россия Мәгариф министрлыгы бүләкләрен алган укытучыларга 4 процент өстәмә түләү, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләренә лаек булганнарга 2 процент өстәмә түләү билгеләнгән.

2025 елда 5776 мәгариф хезмәткәре ведомство бүләкләренә лаек булган, шул исәптән 349 укытучы «Яшь мөгаллим» («Молодой педагог») күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

  • Хәзерге вакытта Татарстанның мәгариф системасында 77 меңгә якын педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 32 меңнән артыгы – мәктәп укытучылары һәм 14 мең тәрбияче.

Читайте на сайте