World News in Tatar

Татарстан мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә мәктәп балалары өчен татар теле курслары башлана

2 марттан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 62 мәчетендә һәм барлык ислам мәгариф учреждениеләрендә мәчет каршындагы курслар программалары һәм өстәмә белем бирү программалары кысаларында мәктәп укучылары өчен татар теле дәресләре башлана. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без туган телне өйрәнәбез!» исемле проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Курслар Татарстанның 34 районында узачак. Мәчетләрдән тыш, дәресләр түбәндәге ислам мәгариф учреждениеләрендә алып барылачак: Казан ислам университетында, Россия ислам институтында, 8 мәдрәсәдә, «Госмания» (Казан шәһәре), «Ихсан» (Алабуга шәһәре) мәктәпләрендә һәм «Һаҗәр» рухи-әхлакый үзәгендә (Апас бистәсе). Дәресләрне югары квалификацияле укытучылар алып бара.

Татар теле курслары атнага ике тапкыр икешәр сәгать дәвам итәчәк. Укулар өчен төп дәреслек – «Татарский шаг за шагом: интенсивный курс» дип аталган китап ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент, ТРның атказанган укытучысы М.Шәкүрова һәм Л.Гыйниятуллина тарафыннан эшләнде.

Мәчетләр каршындагы курсларда укытучыларга шулай ук башка дәреслекләр һәм уку әсбаплары да тәкъдим ителә. Мисал өчен, Фираз һәм Чулпан Харисовларның «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек. Иллюстративный татарско-русский тематический словарь» һәм авторлар коллективының «Татарча сөйләшик. Давайте говорить по-русски» уку әсбабы.

48 дәрес укытуга исәпләнгән эш программасы исә РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан төзелде.

Татар теле укытучыларына ярдәм йөзеннән, электрон платформа да эшләнә: анда дәреслекләр, дидактик материаллар һәм презентацияләр һ. б. туплана.

Татар теле курслары – бушлай. Курсларны тәмамлаганнан соң тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк.

Кушымтада мәктәп балалары өчен татар телен өйрәнү курслары уздырыла торган мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм башка учреждениеләр исемлеге китерелә. Теләүчеләр күрсәтелгән номерлар буенча курсларга языла ала.

Читайте на сайте