Казанда элеккеге мунча бинасы түбәсе ишелеп төшкән
Казанның Товарищеская урамындагы 27а йортында ташландык мунча түбәсенең бер өлеше ишелеп төшкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бина авария хәлендә, эксплуатацияләнми торган булган.
Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр 13:56 сәгатьтә килә. Коткаручылар бина янындагы территориядә түбәдән төшкән карда һәм чормада зыян күрүчеләрне эзләгән.
15: 45 сәгатьтә эзләү-коткару эшләре тәмамланды, зыян күрүчеләр табылмады, диелә хәбәрдә.