Ирек Кадамов Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне белән котлады
Бүген, 1 мартта, Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган көн – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Моңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.
Ведомство башлыгы искә төшергәнчә, Россия 1993 елдан бирле Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы әгъзасы булып тора һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерә.
«Бу датаның максаты – дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын гражданнар оборонасы әһәмиятенә җәлеп итү, халыкның үз-үзен яклауга әзерлеген арттыру, шулай ук гражданнарны яклау хезмәтләре персоналының тырышлыгына һәм фидакарьлегенә хөрмәт күрсәтү», - дип билгеләде Ирек Кадамов.
Үзенең мөрәҗәгатендә ул хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерде. Җитәкче коллегаларына нык сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм рухи көч теләде, профессиональлек һәм эшкә тугрылык гражданнар оборонасы системасын нәтиҗәле үстерүгә хезмәт итә, дип ассызыклады.