World News in Tatar

Миңнеханов Хаменеи һәм Иранның башка гражданнары һәлак булу сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе, Иранның югары җитәкчесе аятолла Али Хосейни Хаменеи һәм ислам республикасының башка гражданнары һәлак булу сәбәпле, ил Президенты Масуд Пезешкианның кайгысын уртаклашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«АКШ һәм Израильнең кораллы һөҗүмнәре нәтиҗәсендә бик күп кешеләр һәлак булу сәбәпле, сезнең һәм Иран ислам республикасы халкының тирән кайгысын уртаклашам», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе мөрәҗәгатендә.

«Балалар һәм тыныч гражданнар, Иранның югары лидеры Али Хаменеи һәм аның гаилә әгъзалары, Иран җитәкчелегенең башка вәкилләре һәлак булуга китергән һөҗүмнәр халыкара хокукның төп принципларын һәм нормаларын боза һәм бөтен Якын Көнчыгыш төбәгендә тынычсызлык тарата», – дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатырга һәм низагны тыныч юл белән хәл итү өчен сөйләшүләрне дәвам итәргә чакырды.

Читайте на сайте