Лилия Галимова Рөстәм Миңнехановның эштә котлаулар кабул иткәнен күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 69 яшьлек юбилеен эшендә каршылый һәм шунда ук котлаулар кабул итә. Видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова күрсәтте.
«Республика җитәкчесе туган көнендә эштә. Котлаулар кабул итә», - дип язган Галимова телеграм-каналында.
Моңарчы Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә юбилее белән котлаучыларга рәхмәт белдерде.
Видео: t.me/galimovatatarstan.