World News in Tatar

Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остазлар көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын Остазлар көне белән котлады.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бу бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый», – дип белдерде ул.

«Хәзерге, бик тиз үзгәрә торган дөньяда остазлык институты аерым әһәмияткә ия. Нәкъ менә сез, хөрмәтле остазлар, яшь белгечләргә үз эшләрен табарга, сәләтләрен ачарга һәм үз потенциалын тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итә торган ышанычлы нигез һәм ориентирга әвереләсез. Сез белем һәм күнекмәләрне тапшырып кына калмыйсыз – сез характерларны формалаштырасыз, ныклы кыйммәтләргә нигез саласыз һәм үсеп килүче Россия гражданнары буынының дөньяга карашына йогынты ясыйсыз», – дип ышана ТР вице-премьеры.

«Татарстан Республикасында остазлык һәрвакыт һөнәри белемнәрне тапшыру гына түгел, буыннар дәвамчанлыгын саклап калу, күпмилләтле халкыбызның какшамас гореф–гадәтләренә сакчыл караш, өлкәннәрнең зирәклеген, аларның иҗатка юнәлтелгән бәяләп бетергесез тәҗрибәсен хөрмәт итү нигезе дә булды», - дип белдерде Фазлыева.

«Без остазларыбыз белән горурланабыз! Сезнең игелекле хезмәтегез – кадрлар потенциалын ныгытуга һәм республикабызның, бөтен илебезнең тотрыклы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертү», - дип ассызыклады ул.

«Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, һөнәри озын гомер һәм яңа казанышлар телим! Укучыларыгыз һәм шәкертләрегез җиңүләре һәм казанышлары белән сөендерсен, ә үз юлларын табарга ярдәм иткән кешеләрнең ихлас рәхмәтләре сезнең җан җылыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен лаеклы бүләк булсын», –дип йомгаклады ТР Министрлар Кабинеты башлыгы урынбасары.

Читайте на сайте