World News in Tatar

Чаллының Ашыгыч ярдәм хастаханәсе табиблары үт юлыннан бернинди кисемсез зур таш алган

40 яшьлек пациент Р.С.Акчурин исемендәге Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә холедохолитиаз диагнозы белән китерелгән булган. Бу хакта клиниканың социаль челтәрдәге каналында https://t.me/bsmp_nabchelny хәбәр ителә.

Бу ханым эче бик каты авыртуга зарланган.

«Минем эчем нык авыртты, иртән поликлиникага УЗИга килдем, аннары мине хирургка җибәрделәр. Шактый зур булганлыктан, табиблар кичекмәстән ташны алдырырга кирәклеген әйтте. Шулай итеп, БСМПга эләктем. Монда мине тикшерделәр, икенче көнгә операция ясадылар. Миңа шунда ук ташны эндоскоп белән алачакларын әйттеләр. Барысы да тиз узды, анестезия ясадылар, йокыга киттем, һәм уянганда, эчемдә бернинди авырту юк иде. Табибларга бик рәхмәтлемен!» – дип сөйли пациент.

Эндоскопия бүлеге мөдире Евгений Малинин сүзләренчә, үттә таш булганда, үт юлы тулысынча ябылып, гомергә куркыныч янарга мөмкин. «Бу очракта таш бик зур иде, аның зурлыгы 3 см га кадәр җиткән булган. Бу шактый сирәк очрак. Мондый ташлар эреми, һәм аларны кичекмәстән хирургия юлы белән алырга кирәк. Ләкин без пациент өчен бу процедураны мөмкин кадәр җиңелрәк итәргә тырыштык», – ди эндоскопия бүлеге мөдире.

Хатын-кызның үтендәге ташын эндоскоп ярдәмендә чыгарганнар. Ул авыз аша кертелә. Евгений Малинин әйтүенчә, мондый зур ташны алыр өчен, үт юлын киңәйтеп җибәрергә стентлар һәм, ташны эләктереп чыгару өчен, махсус кәрҗин кирәк булган. Белгечләр рентген һәм видеокүзәтүдән торган катнаш методика кулланган.

«Рентген-җайланмада без ташның кая икәнлеген, үлчәмен карадык. Эндоскоп камерасы ярдәмендә ташны чыгару видеокүзәтү астында барды», – дигән табиб.

Пациент хәзерге вакытта өенә чыгарылган, аңа операциядән соң өченче тәүлеккә өйгә кайтырга рөхсәт булган.

Читайте на сайте