Синоптиклар март аендагы беренче кар турында кисәтте
Татарстанда язгы беренче кар якынлаша. Ул 3 мартка каршы төндә башлана һәм көндез дә дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«10-15 миллиметрга кадәр көчле, җепшек кар явачак. Бер тәүлектә айлык норманың 40-50 проценты көтелә. Тагын кар өстәләчәк. Буран, бозлавык, томан, күз күременең начараюы фаразлана. Юлларда элеккечә көчле бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал. Шулай булгач, [климатик] кыш, календарь тәмамлануга карамастан, дәвам итә», - дип сөйләде ул.
«Татар-информ» әңгәмәдәше мәгълүматларына караганда, Татарстан буенча кар катламының биеклеге 39-67 сантиметр тәшкил итә. Иң күп кар Яшел Үзән һәм Арча районнарында, шулай ук Казанда яуган. Республиканың күпчелек муниципалитетларында карның биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечләрдән бер ярым-ике тапкырга артып китә.