World News in Tatar

Казан мэриясе татар теле курсларын дәвам итә

3 мартта Казанда чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Дәресләр Казан шәһәре Башкарма комитетында атнага бер тапкыр булачак. Курслар 6 атна дәвам итәчәк.

Беренче төркем сишәмбе көнне 18.00 – 20.00 сәгатьтә шөгыльләнәчәк. Дәресләрне «Казан шәһәренең ел укытучысы – 2024» бәйгесе призеры, шагыйрә һәм татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова алып барачак.

Икенче төркемнең дәресләре чәршәмбе көнне 18.00 – 20.00 сәгатьтә үткәреләчәк. Педагог — «Безнең яңа укытучы» гранты җиңүчесе, Казан шәһәре мэры стипендиаты, күпсанлы татар проектлары авторы Гөлфия Габдуллаҗанова.

Читайте на сайте