Татарстанда республика әйдаманнар мәктәбе эшли башлады
Татарстанда республика әйдаман мәктәбе ачылды. Аны «Җәй» республика үзәге һәм «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге оештырган, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Ачылу тантанасы «Урам» экстрим-паркында узды. Анда якынча 150 укучы һәм хөрмәтле кунаклар катнашты, калганнары чарага онлайн кушылды. Очрашуда катнашучыларны Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров сәламләде, ул республика әйдаманнар мәктәбен эшләтеп җибәрүне «балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм сәламәтләндерү системасын үстерүдә зур адым» дип атады.
«Укыту программасында без теоретик-норматив базаны, төп тәрбияви һәм идеологик йөкләмәләрне, педагогика һәм психология өлкәсендәге белемнәрне берләштердек. Практик өлешендә булачак әйдаманнар лагерь инфраструктурасы, программаларның үзенчәлекләре белән танышачаклар, алар укуларын тәмамлагач ук эшкә керешә алачак», – дип сөйләде ул.
Министр фикеренчә, мондый мәктәпләр сәламәтләндерү һәм ял итү өлкәсен яңа квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә һәм бер үк вакытта яшьләрне эшкә урнаштырырга ярдәм итә, бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Әйдаманнар мәктәбенә потенциаль укучылар да зур кызыксыну күрсәтә. 700дән артык абитуриент, нигездә Татарстанда, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр, укырга гариза биргән. Булачак әйдаманнарның яше 18 дән 55 яшькә кадәр.