Татарстанда йорт түбәләреннән кар төшү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән
Татарстанда соңгы көннәрдә йорт түбәләреннән кар төшү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта ТР Торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әйтик, Баулыда шәхси йорт түбәсеннән кар төшеп, 75 яшьлек ир-ат имгәнгән. Аны тезе җәрәхәтләнгән, табиблар караганнан соң, ир-атны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
Шундый ук очрак Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә теркәлгән. Күп фатирлы йорт түбәсеннән 70 яшьлек хатын-кыз өстенә кар төшкән. Аның баш мие селкенгән һәм балтыры сынган. Зыян күрүчене район хастаханәсенә озатканнар.
Буада түбәдән кар төшүгә бәйле тагын бер очрак теркәлгән. Анда кибет түбәсе өлешчә җимерелеп төшкән. Бинадан 13 кеше (өч хезмәткәр һәм ун сатып алучы) мөстәкыйль рәвештә урамга чыккан. Нәтиҗәдә, 40 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, аңа амбулатор дәвалану билгеләнгән.