Алабугада складта чыккан янгынны сүндерәләр
Алабугада бизәкләү материаллары җитештерелә торган җитештерү-склад бинасында чыккан янгынны сүндерәләр. Янгынның мәйданы 4250 квадрат метрга җиткән.
Коммуналь хезмәтләр ике цистерна белән су китерүне тәэмин иткән. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, алга таба таралуына юл куймыйча, янгынны сүндергән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынны сүндерүдә 39 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән.