Лаеш районында йөк машинасының цистернасы ауган, эчендәге сыеклык юлга аккан
Татарстанның Лаеш районында йөк машинасы йөртүчесе идарәне югалткан. Нәтиҗәдә машинаның цистернасы ауган, эчендәге сыеклык юлга аккан. Цистернада нәрсә булганы хәбәр ителми.
«Машина йөртүче имин тизлек сайламаган, метеорологик шартларны, юл өслеген исәпкә алмаган һәм ярымприцеп (цистерна) составындагы Sitrak транспорт чарасы белән идарәне югалткан. Нәтиҗәдә төялгән ярымприцеп ауган һәм цистернадагы сыеклык юлга аккан», – дип хәбәр иттеләр Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясендә.
Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
Фото: Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе