World News in Tatar

Рәссам Ильяс Айдаров Равил Әхмәтшинга хәрбиләр өчен картиналар тапшырды

Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оста хәрби хезмәткәрләргә – махсус операция катнашучыларына тапшыру өчен егерме картинасын бирде. Бу – хәрби темага ясалган эшләр һәм пейзажлар.

«Махсус операция зонасына киләсе юлы барганда хәрбиләргә эшләрегезне шәхсән үзем тапшырырмын», - диде Равил Әхмәтшин.

Элегрәк ТР тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән рәссамның картиналары «Төньяк» төркеме командованиесенә һәм хәрбиләренә, Кара диңгез флотына, шулай ук Бурденко исемендәге госпитальгә һәм С.М.Киров исемендәге хәрби-медицина академиясенә тапшырылган иде. Моннан тыш, якын көннәрдә Казан күренешләре сурәтләнгән картиналар Казан хәрби госпиталенә китереләчәк.

Автор илдәге вакыйгалардан читтә кала алмавын ассызыклады. Картиналарым блиндажларда, каюталарда һәм палаталарда хәрбиләрнең кәефен күтәрсә һәм аларны авыр сугыш шартларында бераз юатса, бик шат булачакмын, диде Ильяс Айдаров.

Читайте на сайте