World News in Tatar

Татарстанның «Бәкер» шифаханәсендә эчәклек инфекциясе таралуны кире кактылар

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсенә Лениногорск районының «Бәкер» шифаханәсендә эчәклек инфекциясе очраклары булу турында хәбәр килмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә әйттеләр.

Элегрәк социаль челтәрләрдә кайбер ял итүчеләрнең тән температурасы күтәрелү, эче авырту һәм күңеле болгану турында мәгълүмат барлыкка килде.

«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсенә шифаханәдә ял итүчеләр арасында эчәклек инфекциясе очраклары булу турында ашыгыч хәбәрләр килмәде. Шифаханәнең медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчеләр дә булмаган», - диделәр агентлыкка.

Читайте на сайте