World News in Tatar

Путин: Балалар бакчаларының эш графигын ата-аналарныкы белән синхронлаштырырга кирәк

Россиядә балалар бакчаларының һәм мәктәпләрдә озайтылган көн төркемнәренең эш графигын ата-аналарның эш графигын исәпкә алып төзергә кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ил хөкүмәте белән киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Элегрәк, агымдагы елның гыйнвар ахырында, Путин ясле төркемнәре һәм балалар бакчалары эшен 20 сәгатькә кадәр озайтырга кушты. Дәүләт башлыгы фикеренчә, бу хатын-кызларга бала тугач, квалификацияләрен югалтмыйча, эшкә тизрәк кайтырга ярдәм итәчәк.

РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко ул вакытта хөкүмәт губернаторлар белән берлектә бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшләячәген хәбәр иткән иде.

Читайте на сайте