World News in Tatar

Айсылу Галиева: Шәҗәрә төзү - үзеңне тану өчен кирәк, аны һәркем мөстәкыйль башкара ала

Татарстанда нәсел агачын төзүгә карата кызыксыну елдан-ел арта. 2025 елда гына да ТР Дәүләт архивына 3 меңнән артык генеалогик сорау килгән. ТР Дәүләт комитетының архив документларыннан фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Айсылу Галиева «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында шәҗәрә төзүне нидән башлау һәм архивлар белән ничек эшләү хакында сөйләде.

Белгеч билгеләп үткәнчә, нәсел тарихын өйрәнүне чит кешегә йөкләгәнче, аны үзең башкару күпкә кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк. Бу эшне башлау өчен, иң беренче чиратта, өйдәге документларны барларга кирәк. Туу турындагы таныклыклар, иске фотосурәтләр һәм хәтта кабер ташларындагы язулар да кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып тора.

«Шәҗәрә ясау гаиләң һәм үзең өчен бик кирәкле эш. Һәм аны үзең генә дә башкарып чыгарга мөмкин. Үзең эшләгәндә ул тагын да кызыграк һәм кирәклерәк әйбергә әверелә», – дип искәртте Айсылу Галиева.

Гаилә архивындагы мәгълүматларны туплагач, гадәттә, нәселдәге «ак таплар» ачыклана. Айсылу Галиева сүзләренчә, инкыйлабка кадәрге чорда яшәгән туганнар турында мәгълүматны – архивтан, ә 1930 еллардан соңгы мәгълүматны муниципаль архивларга тапшырылган хуҗалык кенәгәләреннән табып була. Анда гаилә башлыгы, аның хатыны, балалары, милләте һәм хәтта укый-яза белүе турында да мәгълүмат теркәлгән.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шулай ук мөһим чыганакларның берсе – ЗАГС органнары. Белгеч искәртеп үткәнчә, ЗАГСка мөрәҗәгать иткәндә туганлыкны исбатлый торган документлар күрсәтү мәҗбүри. Шул ук вакытта, эзләнүләр уңышлы булсын өчен, кешенең исеме, атасының исеме, туган елы һәм туган җире төгәл билгеле булырга тиеш. «Әлеге мәгълүмат юк икән, архивлардан ул кешеләрне табу мөмкин түгел, чөнки бөтен документлар авыллар һәм еллар буенча алып барылган», – дип аңлатты ул.

Тагын бер мөһим чыганак – метрика кенәгәләре. Алар белән архивның уку залында электрон рәвештә танышырга мөмкин. Биредә бер кыенлык бар: язуларның барысы да - гарәп графикасында, шуңа күрә эзләнүче бу имланы белергә тиеш. Әгәр белми икән, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Мәгълүмат тупланып беткәннән соң, аны нинди форматта тәкъдим итү кешенең үзеннән тора. Ләкин Айсылу Галиева шәҗәрәнең тышкы күренешенә генә түгел, аның эчтәлегенә дә игътибар итәргә чакырды. Нәсел агачының матур булуы гына җитми, ул тарихи яктан тулы булырга да тиеш, диде ул.

«Шәҗәрә матур гына түгел, аңарда мөмкин кадәр күп мәгълүмат булуы зарур. Мәсәлән, агач формасында ясалган шәҗәрәләрнең яфракларына бары тик кешенең исемен генә язып куялар. Ләкин кешенең кайчан, кайда туганын да беләсе килә. Шулай ук шәҗәрәне кем төзегәнен һәм кайсы авыл буенча ясавын да билгеләү дөрес булыр», – дип тәмамлады сүзен бүлек башлыгы.

Читайте на сайте