World News in Tatar

Быел ике айда Татарстанда каршы як полосага чыгу белән бәйле аварияләрдә 21 кеше үлгән

Татарстанда гыйнвар һәм февраль айларында каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә 21 кешенең гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт автоинспекциясендә.

Бу вакыт эчендә барлыгы 45 шундый авария булган, 75 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Мондый очраклар санын киметү өчен Татарстанда бүген «Каршы як полоса» профилактик акциясе башланды, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләренең әлеге пунктын бозучыларны ачыклауга зур игътибар биреләчәк. Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, беренче тапкыр каршы як полосага чыккан өчен 7,5 мең сум штраф яки ярты елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Кагыйдәне кабат бозган очракта машина йөртүчеләр бер елга «права»сыз калачак.

«Юлда куркыныч маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз», - дип белдерделәр ТР Дәүләт автинспекциясендә.

Читайте на сайте