Казанның Мамадыш трактында километрлы бөке җыелган
Бүген кич Казанның Совет районында зур бөкеләр барлыкка килгән. Бу «Яндекс.Карты» сервисы мәгълүматларыннан билгеле булды.
Сервис мәгълүматларыннан күренгәнчә, Мамадыш трактында, Җиңү проспектында һәм Академик Арбузов урамында аеруча зур бөкеләр җыелган. Мәскәү вакыты буенча 17:39 сәгатькә шәһәр юлларындагы вазгыять 10 баллдан 8 баллга бәяләнә.