World News in Tatar

Әсгать Сәфәров журналистлар эшендәге төп кыенлыкларны атады

Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларының эшендә очрый торган төп кыенлыкларны атады.

Аның сүзләренчә, элек каләм ияләре язганнарга һәм сөйләгәннәргә халыкның ышанычы җитеп бетмәсә, хәзер исә башка авырлыклар күзәтелә.

«Бүген аудиториянең игътибары таркау, ул мәгълүматның артык күплегеннән арыды», - диде Әсгать Сәфәров «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында.

«Мәгьлүмат күп булу сәбәпле, күп нәрсә игътибардан читтә уза. Бу массакүләм чараларыннан киңкүләм мәгълүмат биреп кенә калмыйча, төгәл нәрсәләргә басым ясап хәбәр җиткерүне таләп итә», - дип саный Әсгать Сәфәров.

Читайте на сайте