World News in Tatar

Татарстанда медиа өлкәсендә эш хакы республика буенча уртача күрсәткечтән түбән

Татарстанда гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең уртача эш хакы 20 процентка артып, 2025 елда 65 мең сум тәшкил иткән. Әмма бу республика буенча уртача күрсәткечтән (86 мең сум) түбәнрәк. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм комиуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шулай дип белдерде.

«Тармакта уртача хезмәт хакы, НДФЛны исәпкә алып, 65 мең 764 сум тәшкил итә, ләкин ул әле республика буенча уртача эш хакыннан шактый түбән», - диде ул һәм 2024 елда хезмәт хакы 52 мең 096 сум булганын искәртте.

Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, бүген медиа өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача яше - 44 яшь. 2014 елдан тармакта хезмәткәрләр саны 30 процентка кимегән.

Агентлык җитәкчесе медиа өлкәсенә яшь кадрлар җәлеп итү буенча эш алып барылганын билгеләп узды.

Читайте на сайте