Әсгать Сәфәров Нурлатта торак сертификаты белән бәйле хәлгә карата фикерен әйтте
Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Нурлатта торак сертификаты белән бәйле хәлгә карата фикерен әйтте. Аның сүзләренчә, күп милләтле республикада имин вазгыятьне какшатырга теләү очраклы күренеш түгел.
Әсгать Сәфәров бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында әйтте.
«Нурлатта рус һәм татар милләтеннән булмаган гаиләгә торак сертификаты бирү темасын ничек куертканнарын күрәбез. Алар – Россия гражданнары, яхшы белгечлеккә ия кешеләр. Илдә мондый низагларны үз мәнфәгатьләрен кайгыртып күпертергә теләүче кешеләр бар», – дип коткыга бирешмәскә киңәш итте Әсгать Сәфәров.
Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе 2026 ел Россия Президенты Владимир Путин карары белән Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде, дип искәртте. «Татарстанга бу тема аеруча якын. Без элек-электән мәдәниятләр багланышы, милләтара татулык хөкем сөргән территориядә яшибез», – дип белдерде ул.
Ул республикада милләтара татулык мәсьәләсе журналистлар өчен мәгълүмати кырда өстенлекле тема булып калырга тиеш, дип ассызыклады. Татарстан Россиянең куәтле үсеш алучы терәк төбәге булып санала, дип йомгаклады сүзен Сәфәров.