World News in Tatar

Татарстанда кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

Татарстанда кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләренә багышланган кайнар линия эшли башлады. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Консультацияләр 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне уңаеннан оештырылган.

Ведомство белгечләре 9-20 мартта республикада яшәүчеләрдән шалтыратулар кабул итәчәк.

Сораулар бирү өчен түбәндәге телефоннар мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

  • 8 (986) 901-03-17 – Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе;
  • 8 (843) 221-90-16 – «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең консультация үзәге.

Читайте на сайте