World News in Tatar

Россиягә Якын Көнчыгыш илләреннән бер атнада тагын 45 меңнән артык пассажир кайтарылган

Узган атнада Россиягә Якын Көнчыгыш илләреннән 219 рейс белән 45 меңнән артык пассажир кайтарылган. Бу хакта РФ Транспорт министрлыгы хәбәр итә.

Якын арада ведомство тагын 33 рейс белән 7,5 меңнән артык кешене кайтарырга планлаштыра. Россия һәм чит ил авиакомпанияләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 31, Катар һәм Оманнан берәр рейс башкарачак.

Эш Якын Көнчыгыш авиация хакимияте белән тыгыз элемтәдә алып барыла, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

«Очышлар Россия Транспорт министрлыгы һәм аның карамагындагы Росавиация ярдәмендә башкарыла», - дип ассызыкладылар ведомствода.

Читайте на сайте