Лаеш районында түләүле трассада юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән
Кичә Татарстанның Лаеш районында М12 трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Район Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Екатеринбургка баручы Kia Ceed йөртүчесе куркынычсыз тизлекне һәм дистанцияне сайламаган. Чит ил маркалы машина «Лада Калина» белән бәрелешкән, ул алда тагын бер «Калина»ны тарттырып бара торган булган.
Фото: © Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе
Һәлакәт нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән, һәлак булучылар юк.