World News in Tatar

Автоэксперт машинаны кыштан соң җылы сезонга ничек әзерләргә кирәклеген аңлатты

Радиатор һәм кондиционер системасын чистарту – автомобильне җылы сезонга әзерләү өчен ике төп гамәл. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт Константин Лигачев белдерде.

«Әлегә иртәрәк, әмма җылыткач, радиаторны юарга кирәк булачак. Һәм кондиционер системасы да начар эшләргә мөмкин, шуңа күрә аны да чистарту яхшы», – дип белдерде эксперт.

Ул шулай ук болай да аңлашыла торган төп гамәл – кышкы резинаны җәйгегә алмаштыру, дип өстәде.

Читайте на сайте