Россиядә хатын-кызлар пенсияне ир-атларга караганда 221 сумга күбрәк ала
2025 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә хатын-кызлар ала торган пенсиянең уртача күләме ир-атларныкыннан 221 сумга артыграк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Статистика материалларыннан күренгәнчә, узган ел ир-атларның уртача пенсиясе - 23 028 сум, хатын-кызларныкы 23 249 сум тәшкил иткән.
Искәртеп үтәбез, илдә уртача пенсия бер ел эчендә 2 079 сумга арткан. 2026 елның гыйнварында аның күләме 25 254 сумга җиткән, ә 2025 елның гыйнварында 23 175 сумга тигез булган.