World News in Tatar

Тукай районында тагын өч мәчет төзелә

Тукай районына эш визиты белән ТР Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Аңа район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов өч мәчет төзелүен әйтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Суровкада мәчет төзелеп бетә. Аны быел ачарга планлаштырабыз. Бахчасарай һәм Шилнәбәш авылларында мәчетләр төзелә», – диде ул.

Районда бер үк вакытта башка дини учреждениеләр дә эшләр дәвам итә. Мәсәлән, Иске Ерыклыда Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Түбән Суыксу рухи-агарту комплексы төзелә.

Быел Ташкичү һәм Яңа Сарайлы авылларында заманча ифтарханәләр ачылды. Дини курслар үсештә: аларда 800гә якын кеше (шул исәптән 220 бала) укый. Аларга 90 мөгаллим дәресләр бирә.

Читайте на сайте