Казанда Россия Мөслимәләр берлеге ифтары узды
Рамазан аеның 21 нче көнендә Казанда Россия Мөслимәләр берлеге ифтары узды. Мәҗлес илнең төрле төбәкләреннән төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен һәм төрле мавыгулары булган 500 хатын-кызны җыйды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәҗлес башланыр алдыннан, фойеда татар кул эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды. Анда бизәнү әйберләре, кием-салым, тәм-томнар сатуга куелды.
Ифтар Коръән укудан башланды, аятьләрне популяр татар вәгазьчесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин укыды. Ул шулай ук кунакларга Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм һәлак булганнар, аларның туганнары һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.
Аннан ифтарда катнашучыларны Россия Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина, дәрәҗәле кунаклар һәм төрле өлкәләрдә уңыш казанган актив мөслимәләр сәламләде. Танылган нәшид һәм мөнәҗәт башкаручылар - Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге балалар коллективы, Марсель Вәгыйзов белән Марат Галимов дуэты чыгышлары белән чиратлашып барды. Мәҗлеснең иң дулкынландыргыч мизгеле гомрәгә юллама уйнату булды, диелә хәбәрдә.