World News in Tatar

Татарстанның Азнакай районында машина урлаган яшүсмерне тоткарлаганнар

Татарстанның Азнакай районында чит кеше машинасын урлаган яшүсмерне тоткарлаганнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 10 мартта полициягә 23 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән һәм кичен машинасын ишегалдында калдырганын, ә иртән аны тапмавын сөйләгән. Икенче көнне үк урлаучының шәхесе ачыклана – ул 17 яшьлек егет булып чыга. Машина үзе төзек хәлдә күрше ишегалларының берсендә табылган.

Урлаучы үз гаебен таныган. Аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Читайте на сайте