World News in Tatar

«Крокус»та теракт башкаручылар гомерлек тоткынлыкка хөкем ителде

Хәрби суд «Крокус Сити Холл»да теракт башкаручы дүрт кешене гомерлек срокка хөкем итте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Шәмсидин Фәридунины, Далерджон Мирзоевны, Мөхәммәдсобир Фәйзовны гаепле дип танырга һәм аларга гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә», – дип игълан итте судья.

Моннан тыш, гомерлек срокларны террорчыларны акча һәм корал белән тәэмин иткән, аларга машина саткан 11 җинаятьче алган. Тагын дүрт җинаятьче 19 ел һәм 11 айдан 22,5 елга кадәр сроклар алды. Шулай ук аларга 800 меңнән 2,7 млн сумга кадәр штраф билгеләнгән.

«Крокуста» терактны башкаручылар – Россиядә тыелган «Вилаят Хорасан»* террорчылык төркеме әгъзалары һәм аларның булышчылары.

«Крокус»та терактка әзерлек берничә ай бара, кайбер террорчылар Россиягә беренче әзерлек узган чит илдән килгәннәр. Калганнары Россиядә булган, алар теракт өчен чаралар һәм кораллар эзләгәннәр, дип аңлаттылар Тикшерү комитетында.

«Крокус»тагы теракт нәтиҗәсендә 149 кеше һәлак булган, берсе хәбәрсез югалган, 609 граждан төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Һөҗүмнән гомуми зыян якынча 6 млрд сум тәшкил иткән.

*Россиядә тыелган террорчылык төркеме

Читайте на сайте