World News in Tatar

Васил Шәйхразыев Чувашиянең Шыгырдан авылында балалар ифтарында катнашучыларны бүләкләде

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чувашия Республикасына эш сәфәре кысаларында Шыгырдан авылындагы «Өч сәхабә» мәчетендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул биредә балалар ифтарында актив катнашкан нәни милләттәшләребезне бүләкләде. Шулай ук мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләренә Изге Коръән китаплары тапшырылды. Бу чаралар яшь буынны милли-дини рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Читайте на сайте