Чаллыда махсус операциядә катнашучы гаиләсенә алгы сызыкка озату өчен мотоцикл тапшырылды
Чаллыда мэрия бинасы янында махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә чираттагы шефлык ярдәме күрсәттеләр. Лемур кушаматлы хәрбинең хатынына, алгы сызыкка җибәрү өчен, мотоцикл тапшырдылар.
Хатын-кыз элегрәк мэриянең кабул итү бүлмәсенә интернет аша ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган.
Аның ире контракт имзалаган һәм инде ел ярымга якын махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
Мотоцикл сатып алуда Р.С.Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хезмәткәрләре акчалата ярдәм күрсәткән. Учреждениенең баш табиб урынбасары Ринат Гәрәев билгеләп үткәнчә, медицина учреждениесе коллективы хәрбиләргә беренче тапкыр гына ярдәм күрсәтми.
Аның сүзләренчә, учреждение хезмәткәрләре хәрбиләр белән даими элемтәдә тора, ә кайбер медицина хезмәткәрләре медицина линиясе буенча махсус хәрби операциядә катнаша.
Хәрбиләр өчен мотоциклдан тыш, җиңел автомобиль прицебы, бензин генераторы һәм бензин пычкылары да әзерләнгән. Йөк шәһәр советы депутатлары Артем Капустин һәм Евгений Михайлов ярдәме белән формалаштырылган.