Иртәгә Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Иртәгә, 14 мартта, Татарстан Республикасы башкаласында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Шәһәрлеләр яшелчә, ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен кирәкле товарларны ваклап сату бәяләреннән 15 процентка кадәр арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин.
Ярминкә мәйданчыкларында Татарстанның авыл муниципаль районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары продукциясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.