World News in Tatar

Милли Шура рәисе Саратовтагы «Чишмә» татар балалар бакчасын карады

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Саратовтагы эш сәфәрен дәвам итеп, шәһәрнең 154нче «Чишмә» балалар бакчасын карады. Бүгенге көндә шәһәр үзәгендә урнашкан «Чишмә» татар балалар бакчасы – Саратовның үрнәк учреждениеләренең берсе. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли Шура рәисе бакчадагы тәрбия процессын күзәтте, балаларның туган телдә белем алу шартлары белән танышты. Тәрбиячеләр белән очрашуда телне саклауда гаилә һәм бакчаның уртак роле турында сүз барды. Васил Шәйхразыев «Чишмә» балалар бакчасының Саратовта татар телен саклап калудагы әһәмиятен билгеләп үтте һәм коллективка милли традицияләрне яшь буынга җиткерүдәге тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.

  • Саратовта татар мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән «Балалар үсеш үзәге – 154 нче «Чишмә» балалар бакчасы» уңышлы эшләп килә. Анда 80 нән артык бала тәрбияләнә. Бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә күпчелек туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен сакларга омтылган татар гаиләләреннән балалар йөри. Учреждениедә балалар белән татар телен белгән тәрбиячеләр эшли, ә тәрбия процессына милли традицияләр, җыр һәм уен элементлары кертелә, бу исә балаларга мәдәниятне өйрәнергә ярдәм итә.Саратовның төбәк татар милли-мәдәни автономиясе ел саен учреждениенең матди-техник базасына ярдәм итә. Ул заманча техника – компьютерлар, телевизорлар, проекторлар белән җиһазландырыла.

Читайте на сайте