World News in Tatar

Казаннан Мәскәүгә йөрүче поездларда пассажирлар агымы ике ай эчендә 4 процентка арткан

Казаннан Мәскәүгә йөрүче поездлардан гыйнвар һәм февраль айларында 102,6 мең пассажир файдаланган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,1 процентка күбрәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

«2026 елның гыйнвар-февраль айларында Горький тимер юлында Татарстан башкаласыннан Мәскәүгә ерак арага йөрүче поездлар белән пассажирлар йөртү уңай динамиканы саклап калды. Казан һәм Мәскәү арасында 17 состав йөри», - диелә хәбәрдә.

Горький тимер юлында Түбән Новгородтан Мәскәүгә пассажирлар агымы ике ай эчендә - 7,9 процентка, Кировтан – 1,4 процентка, Ижевскидан 10,5 процентка арткан.

Читайте на сайте