World News in Tatar

Татарстанда яшәүче тыл хезмәтчәне Зоя Кожевникова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Татарстанның Алабуга районында яшәүче тыл хезмәтчәне Зоя Кожевникова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кожевникова Зоя Ивановна 16 мартта ТАССРның Алабуга районында туган. Мәктәптә дүрт сыйныфны тәмамлагач, гаиләсе белән Куйбышевка күчеп килә. Анда җиде сыйныфны тәмамлый, фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Сугыш вакытында ул колхозда төрле эшләрдә эшли. Училищены тәмамлаганнан соң Алексеевск районының Лебедино авылына балалар бакчасына шәфкать туташы булып эшкә җибәрелә, анда 1972 елга кадәр хезмәт куя. Шуннан соң Алабугага күчеп килә, лаеклы ялга чыкканчы медицина айныткычында фельдшер булып эшли. Кияүгә чыгып, ике бала (Галина һәм Владимир) таба.

Читайте на сайте