World News in Tatar

Синоптик апрельдә һәм майда аномаль җылы һава торышы көтелүе турында хәбәр итте

Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, быел апрель һәм май җылы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь бүген «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Апрель һәм май айларында һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип фаразлана. Апрельдә республика өчен климатик норма +5,4 градус, ә майда +13,6 градус тәшкил итә», - дип искәртте ул.

Феликс Гоголь билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда җылыту сезонының кайчан тәмамланачагын әлегә әйтүе кыен.

«Якындагы ике атнада ул әле тәмамланмаячак. Моның өчен +8 градустан югарырак тотрыклы температура урнашырга тиеш», - диде ул.

Читайте на сайте