World News in Tatar

«140 ел: Тукай мирасы буяулары» балалар һәм үсмерләр рәсеме конкурсы дәвам итә

Санкт-Петербургта «140 ел: Тукай мирасы буяулары» балалар һәм яшүсмерләр рәсеме конкурсы дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурска Габдулла Тукайның тормышын һәм күпкырлы иҗатын чагылдырган рәсемнәр кабул ителә.

Катнашучыларга үз эшләрендә чагылдырырга тәкъдим ителә:

  • Шагыйрь образы, аның тормыш юлы.
  • Г.Тукайның шигырьләренә, поэмаларына, әкиятләренә иллюстрацияләр («Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» һ. б).
  • Тукай дан җырлаган туган як табигатенең шигъри образлары.
  • Аның әсәрләреннән канатлы гыйбарәләр, метафоралар һәм символлар.
  • Тукай – игелек, гаделлек, халыклар арасындагы дуслык җырчысы.
  • Шагыйрь мирасын заманча уку.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән вәкиллек сайтында танышырга мөмкин.

Читайте на сайте