World News in Tatar

Аксубай районында шәхси йортта чыккан янгынны сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар

Татарстанның Аксубай районы Яңа Александровка авылында шәхси йортта чыккан янгында 44 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-атның мәетен агачтан салынган шәхси йортны сүндергән вакытта тапканнар. Билгеләп үтелгәнчә, йортка газ да, электр уты да кертелмәгән булган. Янгын саксыз тәмәке тарту сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Ведомствода искәртүләренчә, көл савыты куелган урыннарда гына тәмәке тартырга, ә бинадан чыкканда тәмәкенең сүнгән булуына инанырга кирәк. Моннан тыш, төзек булмаган электр җиһазларын файдаланырга һәм электр приборларын караучысыз калдырырга ярамый.

Читайте на сайте