World News in Tatar

Тулып ага шагыйрь күңеле

Кара савыты

Карап тора маэмай

Игътибар белән:

Тукай язган һәр сүз,

Һәр хәреф сибелә канаттан.

Кара таммый, тезелә сүзләр,

Моңлы сагыш, тормыш агышы.

Ак кәгазьгә агыла бертуктаусыз.

Кече Апуш – Тукай чорлары.

Чоры гына түгел, татар үткән

Ачы язмыш, халкым моңнары.

Кара савыты тулы...

Тулып ага шагыйрь күңеле.

Ап-ак кәгазь бите…

Кара тамгалар.

Әлмәт районы, Кичучат авылыннан Хәсәншина Азалия Илгиз кызы, 2025 ел.

Читайте на сайте